text
stringlengths 0
57.8k
|
---|
Дисбе тартып утыралар әбиләр. Зиратка чакырмыйчы, үзләре белеп, ишетеп баралар. Саwаплы ул зиратка бару. |
Мәйет озаткач, энә сабақлап өләшәләр. |
Өчесе, җидесе, кырыгы була. Кырыгына хәтле йасин укилар (Яңа Муса). |
Хатем ашы |
- Хатем ашына иң алдан салма пешереп куйалар, ит куйалар, йәймә, баwырсак. |
Ашка хатле коръән укилар, хайер тараталар бөтен халык. |
"Әрwах өчен", "әрwахлар рухына". |
Әрwахларны онытырга йарамый. Атна көн, йома көннәрне хайер тараталар. |
Эчәкәй кешегә хайер бирергә йарамый. |
Лә илаһа дигән сүзне |
Укик китаплардан алып. |
И, туганнар, амәл кылик, |
Ахирәтне искә алып (Яңа Муса). |
Даладагы серле ташлар |
Утырткан таш |
- Йафар аwылыннан йырак түгел бер таш бар. Ул кеше бийеклеге таш. Утырткан таш дип йөртәләр. Аны аударганнар машина белән төртеп. Шуннан соң менә үзләре аварийәгә очрап бә релеп үлделәр ул кешеләр. |
Ул ташны кабат утыртып куйдылар. Ул таш элек коршаган урын булган диләр. Дин таратып йөргән кеше үлеп калган. Әнийемнең әнисе шылай сүли иде. Сезнең аwылда шынди таш бар, уратып куйыгыз ул ташны дип. Йәпәк кенә таш ул, кеше бийеклеге. |
Аwылдан чыкканда тигез урында ул таш. Элеке зур иде, озын иде. Хәзер инде йиргә иңә. Дин таратып йөрүче булган диләр (Яфар). |
Киле таш |
- Аwыл кырында шундый зур таш, таудан чыгып тора. Ул ташка элекеләр исемнәрен йазганнар. Таш өстенә әзрәк чокырлар чокыганнар. |
"Кошларга эчәргә су җыйылып торсын". Шуны Киле таш дип атаганнар (Яфар). |
Утарташ |
Утарташ - ул тау. Чишмәсе бар. Йаңгыр теләргә чыгабыз. |
Утарташ - бийек тау. Шунда күл, бик тирән (Кабан). |
Кыр җәнлекләре, йорт хайваннары |
- Қылғанны далалар булды бездә элек. Ап-ак чәчәк ата, чайкалып утыра далада қылганнар. |
Қыр җәнлекләре күп бездә. |
Қыр кәҗәләре, қыр қуйаннары күп. |
Қуйанны төлкеләр ашый. |
Қыр чучқалары, бурсықлар, бүреләр бар. |
Қыр песәйе - рысь бар Чагыл тауда. |
Бурсық аталар аучылар. |
Бурсық итен үпкә аwыруыннан ашыйлар. Бурсық ул тамырлар белән туклана, җир тәме килә бурсық итеннән. Қайсы җирең аwыртса, шул җирен ашарга ди бурсықның. |
Пошилар да күп бездә. Пошиның бәбиләп йатканын күрдек. Ул йаман үкерә икән бәбиләгәндә. Усал була икән. |
Поши ул мөгезе белән түки, имгәтә. |
Бүреләр дә килә аwылга. |
Менә Нурҗиһанны сарык тәкәсе түкәде. Шул сарық тәкәсен төннә бүре килеп алды. Сарай эченә төшкәннәр бүреләр. |
"Мине түкәгән өчен бүре алды сарык тәкәсен", - диде. |
- Менә күршеләр бүре баласын алып кайтканнар. Төннә шул бүре баласының анасы, ана бүре килеп, қыйықчадан (түбәдән) төшеп, бөтен сарыкларны буwып киткән, үч алган баласы өчен. |
Көзәннәр, әрләннәр, йомраннар күп. |
- Көзәнне тиресе өчен тоталар. Ул сасы була, итен ашамыйлар. Капкан белән тоталар. Тиресе қыйбат була көзәннең. |
- Әрләннәр таwықларны буwалар (Яфар). |
Йомран тоту |
- Йомраннар элек бик күп булды. Сызгырып утыра ул йомран, ойасыннан чыға да. |
Йомран тотарға чыгалар қар китә башлауға уқ. |
Йомранның ойасын табып, ойа тишегенә қарлы су салалар. Тишек авызында берәү тора. Йомран шул тишегеннән атылып чыга. Чыққан көйенә эләктереп алалар waқ қына йомран балаларын. Қулны да тешли инде ул эләктергәндә. |
Йомран ул көздән ойасына иген ташып, башақлар ташып қуйған була. Кышлый шуны ашап симереп йата. Йазга чыққанда ул бик симез була. Тик ашап йатқан инде ойасында. Шул йомраннарны менә йаз көне тотып ашадық. Күп кеше йарата йомран итен. |
Йаз көне без шулай шаwа-шаwа йомран ашадық. Таба тулы майы чыга пешергәндә. Кар әз генә ачыла тау башында, менә шул чагында тоталар йомранны, бик тәмле аның ите. Жареный таwык та андый тәмле булмый. |
Йомран ите чөче була икән ул, чөчкелтрәк ул ашарға. |
Алдан тозлап қуйарға кирәк икән аны, йомран итен. |
Шундый күп ашадык йомран итен. Тау башында тотабыз йомранны, қар китә башлаганда. |
Тау башында шул чагында кичке уйын да була инде. Без балалар йалан айақ йөгерешәбез (Сарманай). |
Атлар утлап йөри |
- Бүреле тау артында атлар утлап йөри. Бер йаратқан атым бар ыйы, Зәрә исемле. Әти шуны аwызлықлап бирә дә атланып китәм. Атларны алып қайтып сарайга йабам. "Әти атларны йаптым" (Мостафа). |
Рабучи атлар |
- Рабучи атлар айырым тора. Аларға ашарға печән, салам, солы салабыз. |
Чабыш атлары |
- Чабыш атларын айырым ашатып торалар сабан туйларына. Атны йаратқан кеше генә ат чабышына чыга ала (Яфар). |
Кырыкмыш |
- Кырыкмышларны күп карадым. Йигәргә йараганчы кырыкмыш була ул атлар. |
Атның ике йәшлеге кырыкмыш дип атала. Сарайда тотабыз кырыкмышларны. Эрәнмәгәннәре тибеп җибәрә (Яфар). |
Тай |
- Тайлары үзләренә башка була. Аларны үзе бер кеше карый иде. |
Башмак |
Башмак - бер йәш тулган бозау була. Сугымнарга әйбәт була башлыклар. |
Азбар |
Азбар - әд. абзар. |
Карды - ачык абзар. |
- Азбарга кыш көне йабабыз, йәйгелеккә кардыга чыгарабыз (Яфар). |
Өмәләр. Күмәк эшләр |
Кийез басу |
- Кийез басарға өмәгә чақыралар. Алты-җиде җыйылып барабыз. |
Җон түшәүче |
- Җонны аны тигез итеп түшәргә кирәк. Бер оста кешене җон түшәүче итеп қуйалар кийез басқанда. Бөтен аwылға йөртәләр оста итеп кийез түшәүчене. |
Кийез түшәүче |
- Кийез түшәүче дә бик белеп кенә түши кийезне. Иң башта чүперәк җәйеп қуйа да шуның өстенә түши җонны. Җон өстенә җылы сулар сибәләр дә шуны әйләндерәләр. Бераздан ачалар, тағын су сибәләр, басалар. |
Ике көчле кеше кирәк |
- Ике көчле кешене қырыйға қуйалар. Көчле кеше булмаса, кийез бүлтәйеп чыға. Шуңа көчле кешене қырыйға қуйалар. |
Уртадагылар |
- Уртадағылар җырлый-җырлый тәгәрәтәләр кийезне. Ул керешә башлый. |
Кийез басу - кыш көне |
- Кийез басу ул қыш көне була бит. Шул кийезне кисәү ағачларына элеп, мәкегә (бәкегә) чайқарга алып китәбез. |
Бидерәләр (чиләкләр) белән өстенә су қойабыз боз өстенә җәйеп. Кийезебез ап-ақ була торған ыйы. |
Кийез - тоташ ақ җоннан була |
- Бездә кийезне тоташ ақ җоннан ғына бастылар. Кыш көне басабыз бит күберәк. Боз өстенә җәйеп, мәкедән (бәкедән) су алып җуwабыз. Шулай өстенә су Койып торабыз. Күп кеше булғач аwыр эш түгел ул. Шап-шап иттереп әйләндерәбез, шапылдатып қағабыз да алып қайтып хуҗаға тапшырабыз. |
Кийез басучыларны сыйлау |
- Хуҗа инде сыйлый кийез басучыларны. Итен, ашын пешерә хәл кадәренчә. Қоймағын, қыстыбыйын пешерә. Итне шулпалап бирәләр. Бал қуйалар (Мостафа). |
Көзге йон |
- Көзге йоннан кийез бастық, көзге йон кирәк. Йазгы йон керешми ул. |
Йонны теттерәбез, түшибез |
- Көзге йонны теттерәбез дә түшибез. Ләписең йонны, тигез булсын. Өстенә кан'ар су сибәсең. Ул тигезләнергә тийеш. Сирәк йиренә йон өстисең. |
Чүперәкне өтөрәсең дә қатат' итәсең. Йон керешкәнче тәгәрәтәсең. |
Кийез безнең ак йоннан, ак кийез бастык. Кырыйына кара йон белән йазып куйасың исемеңне. |
Урдыкка (сәкегә) кийез җәйү |
- Түрдә урдык (сәке). Урдыкка да кийез җәйәбез. Урдык ул сәке була инде карича. Ак кийез бөтен ызбаны йактыртып тора, матур булып (Яңа Муса). |
- Йоннарны кич утырып ийылып тетәләр. Идәнгә иске-москы чүперәкләр, чаршаулар җәйәләр дә йоннарны чүперәкләргә түшиләр. Йон өстенә су бөркиләр, йылымса су. Тагы урыйлар. Бераз баскач сүтәләр дә тагы су бөркиләр. Биш-алты катын әүмәләтәләр. Карилар, тигез генә барамы. Тигез булмаса, тигезлиләр. Шул күгә йәйеп кенә киптерәләр. Керләнсә, су буйында йуwалар. Ап-ак кийезләр була торган ыйы (Султакай). |
Кийездән ойоклар кидек |
- Кийез ойок ул пимадан да йылы була (Султакай). |
Кийез басу |
- Кийез бастым килен булып төшкәчтен. Көзге йонны теттерәләр. Сарык йоны көзге йон кирәк. Йазгы йон басылмый ул. |