text
stringlengths
0
57.8k
Тоқмач йыртқан кешегә күчти (күчтәнәч) бирү:
- Қулйаулық булды инде күбесенчә, үзебез чигеп әзерләп қуйдық. Токмачны йыртқан кешегә күчти булды ул (Каргалы).
- Салма йәйдерәләр, кистереп карилар. Wакмы кисә (Яңа Муса).
Йәш киленгә су йулы күрсәтү
- Йәш киленгә су йулы күрсәтүләр булды элек. Миңа менә иремнең сеңлесе күрсәтте. Ике митыр тасма бирдем, йефәк тасма. Қызлар чәчләрен тасма белән үреп, бантиклап қуйалар ыйы.
- Су ташу ул йәш киленнең зур эше булып торды инде. Иртүк, таң башыннан су ташып қуйабыз. Сақмар суwына төшәбез иртүк, алтышар көйәнтә су алып қайтабыз (Каргалы).
- Килен төшерәләр. Ике бидыра, күwәнтә әзерләп торалар.
Су йулы күрсәткәнгә кайын сеңелләргә кулйаулык, пирчәткә бирә килен (Яңа Муса).
Тел йәшерү
- Тел йәшерү булган әwәле. Канʹата белән сүләми. Килен түр гә үтми, бусагадан атлап керми. Ишектән генә бирә чәйне (Яфар).
- Бийем-бийатадан узмадық. Алар қушқанны ғына эшләдек.
Бийатай белән әз генә сөйләшә килен (Чишмә).
Айакчылар
Айакчылар - туйда хезмәт күрсәтүчеләр, пешекчеләр һ.б.
- Айакчылар була туйда. Кем нәрсә булдыра, шуны пешереп китерә туйга. Алар табын әзерли, саwыт-сабаларны йуwалар, кунакларны карилар.
Туй беткәч инде хуҗа булган кеше айакчыларны чакырып үзләрен кунак итә, хөрмәтли, рәхмәт әйтә.
- Айакчылар ике йакта да була. Алар йардәм итүчеләр. Алардан башка туй булмый.
- Киленнәрне айакчы итеп куйалар. Менә күршеләрнең тәүге кызын биргәндә айакчы булдым.
Айакчы булган кеше җырлап та бирә туйда:
Әй, илаһи, илаһи,
Тагын бер кат илаһи.
Каwым-кабиләгез белән
Йаратамын, билләһи (Яфар).
Кулсебергеч
Кулсебергеч - кул сөрткеч; тастымал.
- Айакчыларның алйапкычына кулсебергеч кыстырган.
Ару кулсебергечләр тотып йөриләр айакчылар.
Кунакларга да кулсебергечләр куйалар алларына (Яфар).
Кодаларның пималарына (киез итекләренә)
сөйәк салу
- Туйда йәшләр, унөч-ундүрт йәшлекләр дә күп була. Алар са маwыр кайнатып, булышып йөриләр, айақчылар була инде алар да.
Шунда менә шайартып кодаларның пималарына сөйәк салалар ыйы. Қайсына қазның ботын, қайсына қанат салалар.
"Қарале, минекенә ничек салғаннар", - дип көлешәләр ийе (Мостафа).
Киңәш ашы
- Киңәш ашында киңәшәләр. Кем нәрсәне пешерә туйға. Киңәшкә җыйылып киңәшәләр (Мостафа).
Аш китерү
- Туйга аш китерәләр. Ун пар булса ун аш, унике пар булса унике аш килә. Ике күмәч, утызлап җәймә, ләwәшләр, пешкән пар казлар, чәкчәк, бәлешләр килә. Зур күмәчләр салалар кабартып.
Туйга чакырылган һәрбер кеше аш алып килә. Ит, бәлеш, күмәч (Мостафа).
"Менә йөз таба аш килде" дип сөйләгәннәр.
- Безнең Мостафада туйга җәймә, күмәч, ләwәш, катлама салалар.
Башта салма чыга, аш, ит белән бәрәңге. Казны турыйлар (Мостафа).
Ашларны күчтәнәч итеп бирү
- Туйда ашларны күп китерәләр. Ул ашларны туганнарына тараталар күчтәнәч итеп. Өйләренә алып китәләр.
Май ашы
- Май ашы әтелә. Хазер менә пәрәмәч әтәләр.
"Йакшы кабарган май ашлары", - әтәләр (Яфар).
Аш эчү
- Туйда аш эчәбез. Түгәрәк токмач салалар ашка (Чишмә).
Чәлпәк
Туйга кырык чәлпәк алып бара идек тәүдә. Күкәйгә генә камыр басып, аны йока гына итеп җәйә. Зур казанга салып, майда гына пешереп ала.
Сындырып куйалар чәлпәкне, дүрт кешегәме, ике кешегәме (Яфар).
Бәлеш
Бодай бәлеше пешерәбез. Бодайны төйәбез, аны сөткә салып зур казанда пешерәбез. Бодай тәмле булып пешә. Шул бодайны бәлеш эченә сала. Бәлешнең бөкесен алып май сибәләр. Бик тәмле була (Чишмә).
Катлама
- Катлама ул күмәч камырыннан. Җәйәбез дә пешереп алабыз. Берсе өстенә берсен куйып, майлап пичтә пешерәбез. Иң өстәге катламаны бизиләр ийе (Мостафа).
Пилмән
- Кичкелеккә пилмәнгә чакыралар кодаларны. Өч көн пилмән ашаталар. Өч көн мунча керә.
Кийәү пилмине
- Кийәү пилмине пешерәбез wак кына итеп. Ит күп, башмаклар суйабыз туйга (Яфар).
Кийәү пилмәне
- Кийәү пилмәне бик wак була. Бер агач қашық, шул қашыққа биш пилмән сыйа торган ыйы.
- Зур бабай дип йөртә торган ыйық әтәйнең дәдәсен. Менә аларның пилмәне бер қашыққа биш пилмән сыйа торған ыйы. Зур пилмән йасасалар "бақа хәтле пилмән йасағаннар", - дип әйткәннәр. Пилмәннәр эре булса, ул ғәйеп булған. Күп wахыт кирәк булса да, кич утырып зур-зур тәпәннәр тулы пилмән йасап қатырып қуйғаннар туйға (Мостафа).
Әби кимагы
- Әби кимагы дип кийәү акча сала кимакка. Кийәү кимагы, дип күчтәнәч белән килә кийәү (Яфар).
Қыстыбый
- Қыстыбыйларын күп пешердек. Бәрәңге эчле қыстыбый пешерәбез (Яфар).
Кыйгача
- Қыйғачалар, күмәчләр қуйылган табында чәй эчәбез (Чишмә).
Самбуса
- Бәрәңге самбусасы пешерәбез. Сөткә суды, тоз салып камыр басасы. Бәрәңгене айырып пешерәбез. Бәрәңге өстенә суган, ак май, тоз салып изәбез йақшы гына итеп. Қамырны токмачка җәйгән кебек җәйәбез дә дүрт қырлы итеп, өстенә бәрәңге йагып пичтә пешереп алабыз (Сарманай).
Җәймә
- Безнең Сарманайда җәймәне күп пешерәләр қунаққа да, туйларга да. Йарты литыр сөткә бер күкәй, тоз салып камыр басасың да шуны йегерме биш кисәккә бүләсең. Шул кисәкләрне нә зек кенә итеп җәйәсең дә йанып торган пичтә пешерәсең. Ул ут йалкынында бик тәмле булып пешә пичтә (Сарманай).
- Җәймәне дүрткә бөклиләр дә, шуңа каз итен урап, кодаларга бирәләр ийе. Табында шулай коданы сыйлыйлар ыйы (М остафа).
Чөче җәймә
- Безнең Йафарда чөче җәймә пешерәбез. Белен пешерәбез дә каймак белән шәкәр, ванилин салып крем йасап, шул белен өстенә канат белән сөртәбез. Кунакка чөче җәймә куйабыз сабан туйында. Нәзек йәймә пешерәләр туйларга күп итеп (Яфар).
Катлама
Чөчели катлама пешерәбез, ачыли катлама.
Ләwәш
- Туйларга ләwәшне үзем пешерәм. Дүрт таба ләwәшкә: 1 кг. сливочный маргарин, бер кг. шикәр, бер кг. он, бер л. сөт, ун күкәйдән камыр басам.
Шушы камырдан эченә йә чийә, йә күрәгә салып пешерәм (Каргалы).
Кош теле, лақша, чумар
- Кош теле, лақша дип күкәйгә генә басып майда пешерәбез. Қайсы кеше бал да сибә.
- Бер табақ қош теле пешереп бара туйга.
Чумар - өзеп сала токмач камыры (Биктимер).
Тәңкә токмач, бәлеш
- Туйларда тәңкә токмач салып шулпа куйалар. Шулпадан соң бәлеш, каз ите белән (Каргалы).
- Қабақ бәлешен өлешләп кисәләр (Чебенле).
Салма
- Камырны өзеп, салма салабыз (Чишмә).
Пашкит
- Пашкит салалар туйга алтышарны. Өстенә павидло йагып пешерә, бизәкләп. Шуны туйда ашаганнан соң бүлгәлиләр дә алып кайтып китәләр күчтәнәч итеп (Үрге Чебенле).
Шишара
- Әче камырны кабарталар да җәйеп, шакмаклап кисеп майда пешерә. Шул шишара була (Үрге Чебенле).
Төш өсте
- Әчегән күмәч камырын түгәрәкләп җәйеп, көлчә итеп пешерә. Шуның өстенә күкәй белән сөтне тугылап сөртә дә пичкә тыга. Икенче йагын әйләндереп пешерә дә каймак сөртә. Нык тәмле әйбер була (Үрге Чебенле).
Питырач, бәләкәй күмәч
Питырач - төче күмәч.
- Тары оныннан питырач пешерәбез казан төбендә.
Питырач - чөче камырдан була, хәйергә пешерәләр.
Эләннән дә питырач пешергәннәр тирмән тартып.