text
stringlengths
0
57.8k
Көнбатыш диалектка хас ачык а шарлык сөйләшендә тот рыклы лык саклый.
Бу вариантларның барысын да З.Р. Садыйкова җентекләп күрсәтә.
Оренбург төбәге татар сөйләшләрендә иренсезләштерү тенденциясе о, ө ~ у, ү тәңгәллекләрендә дә актив күзәтелә. Мәсәлән, бер төркем сүзләрдә о ~ у ~ ы: шолай/шылай - әд. шулай, орлау/ырлау - урлау, йоқа/йыка/йуқа - йука (график. юка), йымарт/йомарт - йумарт (график. юмарт) һ.б.
Бу күренеш башка сөйләшләрдә сирәк күзәтелә торган мисалларда да чагыла: қолҗаулық/қылҗаулық - кулъяулык, корка/ кырка - күркә һ.б.
Шарлык һәм богрыслан сөйләшләрендә: бөгөн/беген - бүген, көңөл/кеңел - күңел, төгөл/тегел - түгел һ.б.
Сүз уртасында б авазы алдында иренсезләштерү: чыбар/чобар - чуар, чыбалту/чобалту - чуалту, чыбан/чобан - чуан; шулай ук: ыңгай/оңгай - уңай һ.б.
Крайда о, ө һәм у/ү ирен авазларының үзара тәңгәл килүләре шактый актив күзәтелә: богаз ~ бугаз, топса ~ тупса - әд. бусага, коллану/куллану - куллану, молла ~ мулла, тоқмақ ~ тукмак, нокта/нукта - недоуздок һ.б.; төбәкәй ~ түбәтәй, төбә ~ түбә, көзәтү ~ күзәтү һ.б. Каргалы сөйләшендә югарыда китерелгән формалар, нигездә, әдәби телдәгечә.
Бу күренешләр гомум төрки характердагы закончалыклар белән бәйле.
Көнбатыш диалекты йогынтысында формалашу а/ә авазларына ы/е авазларының тәңгәл килүенә китергән.
-ыр/-ер кушымчалы фигыль формаларында: сатырга/сатарга, сугыр/сугар, чыгыр/чыгар; үсәр/үсер, көләр/көлөр, тегәр/тегер һ.б.
Хәл фигыль формаларында: баргынчы/барганча - барганчы, күргенче/күргәнчә - күргәнче, аргынчык/аргынчак - арганчы, чыккынча/чыкканча - чыкканчы, бетергәнчә(к)/бетергенчә(к) - бетергәнче һ.б.
Кабатлаулы фигыльләрдә: баргыла - баргала, килгелә/килгәлә, йазгыла/йазгала һ.б.
Аерым сүзләрдә: йаңы - яңа, тотош/тоытыш/тытыш - тоташ, кылыну/кылану, кагыз/кийагыз/кагаз - кәгазь, сондок/сындық - сандык һ.б.
Бер төркем сүзләрдә ә ~ и, и ~ ә, э (е) ~ и тәңгәллекләре күзәтелә. Әйтергә кирәк, бу күренешнең системалылыгы табылмый һәм, күрәсең, ул ана сөйләшләргә (чүпрәле, мамадыш) хас традицион үзенчәлекләрнең тотрыклылыгы белән аңлатыла. Әлеге тәңгәллекләрнең мисаллары көнбатыш (нәк - ник, йәмерек - җимерек) һәм урта (кәбән - кибән, кәштә - киштә, мәләш - миләш) диалектларга хас мисалларда чагыла.
Аерым авылларда э ~ и тәңгәллеге очрый: энде - инде, эпи - ипи, эләк - җиләк һ.б. Шулай ук борынгы күренешләрнең берсе.
Оренбург төбәге татар сөйләшләрендә дә, гомумән Урал төбәге сөйләшләрендәге кебек, тамырдагы у/ү иренләшмә сузыкларны иренсезләштерү күренеше таралган: была - була, бысы - бусы, намыс - намус, былыша - булыша, быйақ - бу як, быйау - буяу, Быгырыслан (< Богарыслан), хушбый - хушбуй һ.б.
Билгеле булганча, бу күренеш Урал алды татар сөйләш лә рендә тагын да дәвам итә: бийақ < быйақ < бу як, бийау - буяу, Сабан тийы - Сабан туе, сыw бийында - су буенда һ.б.
Оренбург сөйләшл әре ндә дә сузыклардагы ирен гармониясе, нигездә, саклана: тормыш, соло - солы, төлкө - төл ке һ.б. Тамырдагы ирен-ирен авазлары (о/ө) сакланса, алар ның тәэсире белән киләсе иҗекләрдә ы/е сузыклары иренләшә.
Әлеге сөйләшләргә хас ярым иренләшкән тамыр авазларның (оы/ыо, өе/еө) алдагы ы/е сузыкларына йогынтысы күзәтелми. Ассызыклап әйтергә кирәк, З.Р. Садыйкованың гаять җентекле тикшеренүләре киләчәктәге өйрәнүчеләр өчен төп кулланма ролен үтәячәк.
Билгеле булганча, төрки телләрдә сингармоник рәтләр (ачы/ әче, акрын/әкрен һ.б.) азмы-күпме кулланыла. Татар телендә дә мондый янәшәлекләр күзәтелә. Шулай да калын әйтелешле сүзләр урынына нечкә әйтелешле һәм, киресенчә, нечкә сүз ләрне калынайтуның мисаллар составы белән татар диалектлары аерылалар. Мәсәлән, шарлык сөйләшендә яки аның урынчылыкларына түбәндәге сүзләр калын вариантта әйтелә: кукай - күк әй, йыгыру - йөгерү, кырка - күркә, кычык - көчек (әд. эт), сыл'ык - сөлек һ.б. Киресенчә: бәлчек - балчык, йәр - яр, фәйдә - файда, сәленү - салыну, кечерткән - кычыткан һ.б.
Түбәндәге сүзләр исә каргалы һәм богрыслан сөйләшендә, киресенчә, калынайтып әйтеләләр: сақы - сәке, мазақ - мәзәк, табанақ - тәбәнәк, шал - шәл, хаммасы - һәммәсе һ.б. Нечкә итеп әйтү: йәбешү - ябышу, чәк кенә - чак кына, көңгерт - коңгырт, шер - шыр (тоз), җән - җан һ.б.
Тикшерә торган сөйләшләрдә тагын сүз башында сузыклар өс тәлү (протеза: эчерек - черек, өтерү - төрү, эзерә - рус. зря һ.б.) яки төшү (йәңке - өяңке, йәреп йөри - ияреп, зат - озат һ.б.) күренешләрендә дә үзенчәлекле мисаллар күзәтелә.
Дифтонглар. Өй дифтонгы бер аваз итеп тә, иренсезләшеп тә әйтелә: өй > ү/ий, сүлә/сийлә - сөйлә, кү/кий - көй, күwәнтә/ көйәнтә - көянтә, үләнү/ийләнү - өйләнү һ.б.
Шарлык сөйләшенең кайбер авылларында ай, әй, уй, өй дифтонгларын бер авазга калдыру шактый системалы төс ала: ул'а - уйла, фад'а - файда, бар'әм - бәйрәм, кат'а - кайта, сал'ый - сайлый, мун' - муйын - муен, ал'әнә/әләнә - әйләнә һ.б.
Богрыслан сөйләшендә бер төркем сүзләрдә һәм туганлык атамаларында әдәби -ый/-и (й) урынына -ай/-әй дифтонглары тәңгәл килә: әпәй - ипи, песәй - песи, үгәй - үги, тәпәй - тәпи, әтәй - әти, әнәй - әни һ.б.
Каргалы сөйләшендә әдәби -ый/-ий урынына -ай/-әй әйтү чикле.
Тартыклар. Өлкәдәге урта диалект сөйләшләрендә тартык авазларның әйтелешендә әдәби телдән аерымлыклар юк. Шарлык сөйләшендә к, г авазларының әйтелеше көнбатыш диалекттагыча. Кайбер авылларда нечкә тартыклар әйтелә: кын'д'ык - кендек, т'ут'ыш - тутай, сил'ык - сөлек, йугат'ты, кыт'ыклау, Фат'их, Мус'а, Л'атифа һ.б. Нечкә тартык авазлар ике сузык арасындагы позициядә күзәтелә: баз'а - баҗа, наз'ум - тирес, Мус'а һ.б.
Тартыклар өлкәсендәге башка үзенчәлекләр төрле комбинатор үзгәрешләрне һәм позицион характердагы күренешләрне тәшкил итәләр.
Сөйләшләрдә борынгы төрки телгә хас әйтелешләр сакланып килә: керпек - керфек, тупрақ - туфрак, йебәк/йепәк - ефәк, калпак - калфак, Патыйма - Фатыйма һ.б.
Алынмалардагы ф авазы да п авазына күчә: пурман - фурман, нәпсе - нәфес һ.б. Шулай да, ф авазының кулланылышы шактый актив: филтә/пилтә - фитиль, пирме/фир ме - ферма, ышкап/ышкаф - шкаф һ.б.
Кайбер сүзләрдә ф > п һәм п авазы үзе дә яңгыраулашырга мөмкин: пәлән > бәлән - фәлән, йебәк - ефәк һ.б.
Сөйләшләрдә м авазының кулланылышы белән бәйле түбәндәге тәңгәллекләр бар.
п ~ м: пич/мич, пичкә/мичкә;
м ~ б: мынан/менән - белән, малан/балан, мөре/бөре, чым ылдық/чыбылдык һ.б.
н ~ м: калын/калым, агын/агым, ынтылу/омтылу һ.б.; шарлык сөйләшендә нөгез/негез - мөгез.
м ~ н: тырмау - тырнау, җилем - җилен, үләм - үлән һ.б.
Бер төркем фонетик үзенчәлекләр яңгыраулаштыру-саңгыраулаштыру белән бәйле.
Мәсәлән, з ~ с: җиләз - җиләс, баскыз < баскыс/баскыз - әд. баскыч һ.б.
п ~ б: потак/пытак - әд. ботак, пот/пыт - бот, пөтөн - бөтен һ.б.
г ~ к: чугыну - чукыну, тыг(ы)рык - тыкырык, игенче - икенче, тугу - туку, шарлык: тугызан - әд. туксан, сигезән - сиксән һ.б.
Оренбург татар сөйләшләренә, нигездә, җ-ләштерү хас, ул й-ләштерү хас булган көнбатыш диалектка карый торган шарлык сөйләшендә дә күзәтелә, ләкин ул аффрикат аваз булып әйтелә: дҗир/йир - җир, дҗәй - җәй, дҗәйәү - җәяү, мәрҗен/ мәрдҗен һ.б.
Оренбург татар сөйләшләрендә тагын авазлар төшү, охшашлану-охшашсызлану, авазларның урыны алмашу (метатеза) һ.б. күп кенә күренешләр табыла.
Грамматик үзенчәлекләр. Оренбург өлкәсендәге татар сөйләшләре грамматик үзенчәлекләре белән әдәби телгә якын торалар, сүз төркемнәренә хас грамматик категорияләр, аларның ясалышы татар әдәби телендәгечә.
Исемнәрдә һәм алмашлыкларда икеләтелгән тартым кушымчасы куллану күзәтелә: аш урнысы - аш урыны, өй алдысы - өйалды, кайсысы - кайсы, берсесе - берсе һ.б.
Тартымлы исемнәрнең төшем килеше -ы/-е кушмчасы белән ясала: баламы - әд. баламны, йөрәгеме - йөрәгемне, суганыңы - суганыңны һ.б.
Татар теленең барлык сөйләшләрендәгечә, кеше исемнәре кыскара һәм аларга и/ый, ич, ит һ.б. шундый иркәләү-кечерәйт ү кушымчалары ялгана: Сәйфи - Сәйфетдин, Хайбыл - Хабибулла, Ибәт - Ибәтулла, Фәткыл - Фәтхулла, Фәйзүш - Фәйзулла, Калук - Хәлимулла, Йарук - Ярулла, Хамык - Хәмдия һ.б.
Зат алмашлыкларының юнәлеш килеше еш кына нечкә вариантта ясала: миңә - миңа, сиңә - сиңа. Каргалы сөйләшендә тагын мийә/мийа, сийә/сийа. Бу вариантлар дөбъяз, бәрәңге, Урал тирәсе татар сөйләшләрендә таралган.
Стәрлетамак сөйләше территориясе белән күрше районнарда, ягъни богрыслан сөйләшендә юнәлеш килеш икеләтелгән кушымчалар белән ясала: миңарга - миңа, сиңарга - сиңа.
Күрсәтү алмашлыкларының составы ягыннан Оренбург татар сөйләшләре күрше сөйләшләргә якын тора: мыни, маный, мынагынак - менә, шарлык сөйләшендә ана сөйләшләргә (Чүпрәле, Кузнецк һ.б.) хас формалар саклана: шандый/шонди - әд. шундый, шансы - шунысы, шалай - шулай һ.б.
Каргалы сөйләше ушы алмашлыгын куллану буенча татар теленең борынгылыкны саклый торган касыйм сөйләше белән уртаклык күрсәтә.
Мынау/мынаwы - менә ул, анау/анаwы - әнә ул алмашлыклары Урал төбәге, лаеш сөйләшләрендә дә бар. Бу формалар нугай этносы катнашлыгында формалашкан сөйләшләргә хас.
Юнәлеш килештә икеләтелгән кушымчалар куллану күрсәтү алмашлыкларында да күзәтелә: мынарга/мыңарга - моңа, тегенәрдән - тегеннән һ.б.
Нәрсә сорау алмашлыгының нәстә, нәстә(кәй), нийәстә, нийәр сә(кәй), нәмәрсә һ.б. вариантлары күзәтелә.
Калай - ничек, нинди: Қалай матур өйләре - Өйләре нинди матур. Чийәләре эре калай - Чияләре нинди эре һ.б.
Шарлык сөйләшендә борынгы кар'ы алмашлыгы сакланып килә. Аның вариантлары көнбатыш диалектта киң таралган, бу яктан шарлык сөйләшенең бигрәк тә Пенза мишәрләре сөйләше белән уртаклыгы күренә.
Исемнәр һәм сыйфат сүз төркемнәренең ясалышы һәм кулланылышы татар әдәби телендәгечә.
Фигыльләр. Билгеле булганча, фигыль сүз төркеме үзенчәлекләргә иң бай категорияне тәшкил итә.
Кабатлаулы фигыльләр шарлык сөйләшендә көнбатыш диалекттагыча (баргакла, укыкла, сүләкли һ.б.), богрыслан һәм каргалы сөйләшләрендә урта диалекттагыча (баргала, укыштыр, сөйләштер) ясалалар.
Урал төбәге сөйләшләренә хас -ыңкыра/-еңкерә (эшнең ким яки артык дәрәҗәдә үтәлүен белдерә) формасы да актив кулланыла.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең II зат берлек санда тарихи чыганак варианты саклана: барасын - әд. барасың, күрәсен - күрәсең, китәсен - китәсең һ.б.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны -дыр/ -дер, -тыр/-тер (< бор.-төрки торыр, себер диалектларында -ты/-те, мордва-каратай сөйләшендә -т) кушымчалары ала: Йогрып чып китәдер (китә) дә хатны өстәлгә выргытадыр (ыргыта) һ.б.
Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче зат күплеге -сыгыз/сегез кушымчасы белән ясала: куйарсыгыз - куярсыз, белерсегез - белерсез һ.б. Әлеге форма татар теленең үзәк (казан арты, бәрәңге, керәшен һ.б.) сөйләшләрендә дә, Урал төбәге (минзәлә, бөре һ.б.) сөйләшләрендә дә билгеле.
Оренбург өлкәсе татар сөйләшләрендә хәзерге заман хикәя фигыльнең аналитик формасы да бар: -а/-ып йат- - а/-еп йат-. Мәсәлән: Эшкә китеп бара йатам - Эшкә барам. Көтү кайтып йата - Көтү кайта.
Бу форма эшнең шушы моментта үтәлеп торуын белдерә.
Тикшерә торган сөйләшләрдә үткән заман формалары да та тар әдәби телендәгечә: -ты/-те; -ган/-гән; -ган иде/-гән иде. Мәсә лән: Мин монда туган, монда үстем. Ул үрәнгән иртә торырга.
Дәвамлы үткән заман әдәби телдәге кебек -а иде, -ыр иде, -адыр иде, -а торган иде аналитик формалар белән белдерелә; билгеле киләчәк заман -ыр/-ер, категорик киләчәк заман -ачак/ -әчәк кушымчалары белән формалашалар.
Сөйләшләрдә боерык фигыль, теләк фигыль формалары әдәби телдәгечә ясала. Шарлык сөйләшендә, богрыслан сөйләше территориясенең мишәрләр һәм урта диалект вәкилләре катнашлыгында формалашкан авылларда көнбатыш диалектка хас -ак кели, -гы кели һәм урта диалектка хас -асы килә формалары, сөйләшләрнең үзара тәэсир итешү шартларында, контаминацияләшкән вариантлар барлыкка килгән.
-асы кили: күрәсем кили - әд. күрәсем килә, ашасы киләми - ашыйсы килми.
-ма кел-; барма кели - барасы килә, укыма келим - укыйсым килә.
-ырга келә-: китәргә кели - китәсе килә, сатып алырга келисезме - сатып алмакчы буласызмы.
-ырга телә-: сүләргә тели - сөйлисе килә яки сөйләмәкче була.
-ырга ит-: чыгаргайтә - чыгарга тели яисә чыкмакчы була.
-мак бул-: ашыкмак була - ашыкмакчы була, үрәнмәк була - өйрәнергә тели яисә өйрәнмәкче була.
Урта диалект сөйләшләрендәге кебек үк, каргалы һәм богрыслан сөйләшләрендә дә -асы/-әсе, -малы/-мәле, -ышлы/-ешле формалары актив кулланыла һәм төрле мәгънә төсмерләрен белдерәләр: хәл фигыльләрнең дә (-а/-ә, -ып/-еп, -ганчы/-гәнче, -гач/-гәч һ.б.) Оренбург татар сөйләшләрендә төрле фонетик һәм семантик вариантлары табыла.
Затланышсыз фигыль формалары (-ырга/-ергә, -у/-ү) белән дә без тикшерә торган сөйләшләр ана сөйләшләргә якын торалар, күрше камышлы, минзәлә, стәрлетамак сөйләшләре белән дә зур уртаклык күрсәтәләр.
Китерелгән күзәтүләр турында З.Р. Садыйкованың хезмәтендә (1985) бай һәм әтрафлы анализ бирелгән.
Лексик үзенчәлекләр. Оренбург өлкәсен һәм күрше регионнарын үзләштерү тарихына багышланган хезмәтләрдән аңл ашылганча, крайга төрле төбәкләрдән төрле этно-социаль төркемнәрдән булган татарлар күчеп килеп утырган, алар арасында катлаулы үзара тәэсир итешү процессы барган. Нәтиҗәдә төрле сөйләшләргә хас диалекталь күренешләр катнашлыгыннан торган диалекталь сүзләр системасы да формалашкан.
Туганлык атамалары ике системаны чагылдыра.
Урал төбәгенә хас вариантлар: әнә(й) - ана, әнәй - әни, мама, инәкәй - әникәй, әтә - ата, әтәй - әти, каргалы сөйләшендә әннә - әни, әттә - әти (икеләтелгән вариантлар - борынгы формалар, алар чуваш, карачай-балкар, бабатөрки чорындагы хеттлар телләрендә теркәлгән).
Йола, уен атамалары: билге бирү - якын туганнарны чакырып уздырган мәҗлес, шунда кодаларга кызны бирергә ризалык билгесе итеп сөлге бирәләр, аткылану - төркемнәргә бүленеп уйнау, урта чартау - алга таба сикереп-сикереп уйнау, титаклы - классиклы уен, зәрә йасау - сабантуй алдыннан йомырка җыю (чагышт.: мамадыш сөйләшендә зәрә итү - 1) тау башына чыгып йомырка тәгәрәтеп уйнау; 2) сабан туена йомырка җыйганда әйтелә торган такмакның беренче сүзләре: зәр-зәрзәрәгә...).
Кеше белән бәйләнешле сүзләр. Әгъза атамалары, нигездә, әдәби: баш, кул һ.б., уч табаны - әд. уч төбе (чагышт.: аяк табаны, ягъни бу ике әгъзаның функциясе кайчандыр бертөрле булган), урта тийәк - урта бармак, айак бите - аяк башының өске ягы (чагышт.: чабата чырайы - минз., чабата бите - минз., камышлы, мамадыш һ.б.), дөбә кабыргасы - астагы кыска кабыргалар һ.б.
Зыңкар - авыру, чир, башка сөйләшләрдә билгеләнмәгән, гозер - зәгыйфьлек, кимчелек. Күргәнебезчә, әлеге алынмалар сөйләшләрнең специфик үзенчәлекләрен тәшкил итәләр, алар мәгънә функцияләре белән дә аерылалар, чагышт.: мам. ғозер - үтенеч.
Шөкәтсез - ямьсез, чәм - хурлану, көнләшү, анкау - ахмак, комкүз - комсыз, кырку - коры (мам. кырку - озак кайнап ачкылт тәм кергән аш турында), әлекәй - аумакай, кеше сүзенә бирешә торган һ.б.
Хуҗалык эшләре һ.б.: кәртә - абзар, лай өй - саман өй, пикеш - чүлмәкнең бер төре, запраткы - шәл җебен эрләгәндә, эчкә кертеп калдырыла торган җеп, утар - мал ябу урыны һ.б.
Хайваннар дөньясы: оргач/ыргач - сарык (ана булганы), ала ат, бурлы ат, чал ат - ат төсләре, кырка - күркә, әнәч - тавык булачак чеби, казайак бака - күл бакасы, багара - кызылтүш, сырка - байбак, рака - кысла, пупуп - һөдһөд, бакашар - соры челән, хәүле - челәннең бер төре, чәкелдек - йомранның бер төре, сагаwык - укра һ.б.
Күргәнебезчә, бу лексик-тематик төркемдә үзенчәлекле, специфик диалекталь атамалар күп табыла.
Үсемлекләр дөньясы: кыр кишере - җонлы бәрәңге (бутень клубненосный), казчәй - сөтле билчән, сүwәрби/сийәрби (< рус. свербига) - ачы какы, йара үләне - бака яфрагы (мам. шулай ук), дүңгелди - песи борчагы, дурман - тиле бәрән орлыгы; карагай - нарат, чаган - өрәңге, бүтәкә - русча белоус, майран - дүләнә һ.б.
Кием-салым: хөрти - җиңсез камзол, wәл - мамык шәл, чарык - күн аяк киеме һ.б.
Аш-су: бөкөри - зур пирожок, чагышт.: кмшл. - шулай ук, паштик - пирог, самбуса - бөккән, чокорча - ачы камырдан творог белән пешерелгән пәрәмәч, көләчә - көлчә, кыйгыча - кош теленең бер төре, уралма/уратма - рулет, пичунка - көлдә пешкән бәрәңге, шеш - туй мәҗлесенең тәмам булуын белдереп бәлеш өстенә махсус утыртып куелган камыр кисәкләре һ.б.
Каргалы, богрыслан, шарлык сөйләшләре буенча тупланган бай фактик материаллар тугандаш телләрнең, аерым сөйләшләрнең үзара тәэсир итешүе закончалыклары, күчешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән сөйләшләрнең, ана сөйләшләр белән үзара мөнәсәбәте кебек, теоретик мәсьәләләрне тикшерү өчен әһәмиятле чыганак булачак.
Сөйләү үрнәкләре
Әңкәй бәғрем Әңкәй, бәғрем, өзлөп сағынам сине, Изге нурлар тулған йөзләрең. Белсәң ийе ничек күрәсем килә, Шәфқәт нуры тулған күзләрең. Күз алдымнан китми синең гәүдәң, Шундый ачық сыман күренә шул. Ә йөзөңнән, моңсу күзләреңнән Шундай матур нурлар сибелә шул. Озаққамы болай айырым йәшәү, Озаққамы сузылыр сағынулар. Ғөмөр үткәнлеген сөйли-сөйли Тағын күпме сулар ағырлар. Тиздән мин сине қочармын, Йәшле күзләреңдән үбәрмен. Йомшақ сачләреңне сыйпый-сыйпый Қайттым, әнкәй бәғрем, дийәрмен. Күпме нечкә хисләр, изге уйлар, Нинди сизгер йөрәк аларда. Бала-бала дийеп көйә-көйә, Аналарның саче ағара. Қайчан синең мәрхәмәтле қулың Сачләремнән йомшақ сөйәрләр, Қайчан мине үпкән йомшақ иреннәрең, Қайттыңмыни, балам, дийәрләр. Кичләремдә чақ-чақ күзем йомсам, Күз алдыма килеп басасың. Хыйалыма кереп ураласың, Ә уйансам миннән йуғаласың.
Ана күңле И дусларым, шигыр йазам, Йоқыларымдин уйанам, Матур кошларга карата. Күгәрчен қағынғанға. Шигыр йазып уку минем Бу шиғырләрне йазамын, Кайгыларымны тарата. Бәбекәйемне сағынғанға. Тирәзәгә килеп кунды, Тугыз ай күтәреп йөрдөм, Йәшел түшле матур чыпчык. Йегермик ай сөт имездем, Балаларымдин айрылып калдым Суwықларға туңдырмадым, Кереп халемне белүче йук. Сине үстергән анаң бит мин. Өй артында матур гөлләр Туғыз ай күтәреп җөрдөм, Сайрарсың шунда кунып. Туғач ақ сөтөм имездем, Шулай ғөмөр узар инде, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Бер күрергә зар булып. Баладин қатылык күрдем. И матур кош, миңа иптәш, Бала анаға бик татлы, Сандуғач, кил, җир кипкәч, Туғач бар җирләрен пақли, Безгә күрешүләр кайдинде, Бу ни ғәҗәп, бу ни хикмәт, Җырақ җирләргә киткәч. Ана күңлен бала тапмый. Ишегалдым карама, Алар үлсен дисәләр дә, Туқыран килеп чуқый. Wақытсыз кермиләр гүргә. Балаларымдин айрылғач, Бу ни ғәҗәп, бу ни хикмәт, Китә икән тәмле йоқо. Ананы сөймиләр бер дә. И туқыран, түшең чобар, Доғада утыра үзе, Қанатың икән зәңгәр. Йәше белән тула күзе, Балаларың бергә булса, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Шунда икән бөтөн йәмнәр. Бар да йалған ана сүзе. Исем китә туқыранға Ни сачсән, шуны урырсын, Қоро ағач чуқығанға. Дигәннәр бит бороңғолар. Җөрәкләремә җал була, Ана доғасы мәқбүл дийеп, Шиғыр йазып уқысам да. Хәдис бардыр пиғәмбәрдин. Менә тағы исем китә, Үлем ачылары күреп, Күгәрчен гөрләwинә. Балам, сине китердем мин. Шиғыр йазмый ниләр йазыйм, Awыр, қыйын чақларында, Җөрәкнең дөрләwинә. Балам, сине үстердем мин. Суwық, балам туңмасын дип, Гөлнөң қошо гөлгә куна, Өстөгөзгә җабар ыйым. Күңел қошо ирер бала. Балам ачқа үлмәсен дип, Күрәсең, ходай қөдрәте, Ыризықлар табар ыйым. Үсеп җиткәч қулдан ала. Атаң үлеп йәтим қалғач, Бала булғач, җана бәғре, Көмәндә күтәреп йөрдөм. Китәрә йәшлекнең қәдрен, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Сағыш белә тула садрым, Баладин қатылық күрдем. Сабыр бирсен үзи алла. Үләргә халләрем җиткәч, Бала дийеп сүзем бетмәс, Халемни сорамый балам. Йөрәкнең қайғысы китмәс. Бала бәғре қаты икән, Ғақылы һәм һушың кермәс, Бәхиллек сорамый миндин. Сабыр бирсен үзи алла. Балам, дидем, балам, дидем, Бала ғөмөрне уздырыр, Башымның ғакылы бетти. Җөрәк майыңны сыздырыр. Балам бик шәфқәтсез булды, Ни шатлықтан да биздерер, Анаға қатылық итти. Сабыр бирсен үзи алла. Әйа балам, йөрәк парәм, Қызыл булмаса иде, Ики күзем дәхи қарам, Сачелеп тормаса иде, Синең йөзең күрер өчөн, Бери әҗәл, бери фәрқәт, Диwаналар булып парам. Бу ике булмаса иде.
ЕЛЛАР ҮТКӘН ХАЛЫК ЙОЛАСЫ
Оренбург сөйләшләрендә халык традицияләре һәм фольклор (этнолингвистик аспектта)
Флера Баязитова
Оренбург өлкәсе Евразиянең үзәгендә, көнчыгыш белән көнбатыш кисешкән бөек ефәк юлы өстендә утырган. Әлеге өлкә төньяк-көнбатышта Татарстан, төньякта Башкортстан респуб ликасы, төньяк-көнчыгышта Чиләбе өлкәсе белән, көнбатышта Самара, көньяк-көнбатышта Саратов өлкәләре белән, көнч ы гышта һәм көньякта Казакъстан республикасы белән чикләнә.
Оренбург өлкәсе Россия Федерациясенең зур регионнарыннан санала. Биредә татар культурасының күренекле шәхесләре турында тарихи истәлекләр саклана. Мәсәлән, Шарлык районы Мостафа авылында герой-шагыйрь Муса Җәлил туып үскән. Авылда аның истәлегенә бик зур мемориаль-музей ачылган. Оренбург та Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театры эшли.
Бу төбәкнең табигате бай һәм үзенчәлекле. Биредә дәвалау үзенчәлекләре белән танылган Соль-Илецк (Тозтүбә) тозлы күле бар.
Оренбург өлкәсе - күпмилләтле, биредә 126 милләт яши. Күп өлешен бөтен өлкә буйлап сибелгән татар халкы алып тора. Төбәктә 150 меңнән артык татар яши, барлыгы 88 татар һәм 63 катнаш авыллар бар.