text
stringlengths
0
57.8k
(1924 ел)
Алгы ягында (уйма язулы):
1) нәүвәрә Аллаһы мәркадь
2) имам Габделгафур
3) мулла Һуд углы
4) 1924 сәнәнең
5) февраль 12 ндә
6) 68 яшендә...
Ташъязма остасының исем-шәрифләре төгәл билгеле түгел.
Якынча үлчәмнәре: 7*26-30*95 см.
№ 23. Имам вә мөдәррис Габделхак Һибәтулла ишан
углына куелган таш (1924 ел)
Алгы ягында (уйма язулы):
1) мәрхүм
2) имам вә мөддәрис Габделхак бине шәех Һибәтулла әлКаргалый 1924 нче сәнә 1 нче гыйнуар (да) мәдфүн.
Ташъязма авторының исем-шәрифләре билгеле түгел.
Якынча үлчәмнәре: 11*30*115 см.
№ 24. Гобәйдулла Фәтхулла углына куелган таш
(ике өлешкә чатнап сынган).
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) нәүвәрә Аллаһы
2) мәркадь
3) Гобәйдулла
4) бине Фәтхулла
5) 65 яшендә
6) рухына
7) (фатиха...).
Ташъязманың авторы югарыда билгеләп үтелгән "хаттат № 7" дип фараз ителә.
Якынча үлчәмнәре: 8*30*95 см.
№ 25. Биби Шакирә Җөмһүр кызына куелган таш
Алгы ягында (күпертмә язулы):
нәүвәрә Аллаһы мәркадиһа биби Шакирә Җөмһүр кызы Габдулла мөэззин хәляле 23 яшендә.
Ташъязманы Каргалы остасы кятиб Сәйфеддин бине Хафизеддин язгандыр дип фараз ителә.
Якынча үлчәмнәре: 8*29*80 см.
№ 26. Әбүбәкер Хөсәеновкә куелган таш
Эпиграфик һәйкәл дүрт кырлы сөтүн-багана рәвешендә ясалган.
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) нәүвәрә Аллаһы мәркадиһә
2) Әбү-әл-бәкер
3) Гомәр углы Хәсәнов
4) 51 яшендә
5) ...
Ташъязманың авторы Каргалы остасы кятиб Сәйфеддин бине Хафизеддин дип фараз ителә.
Якынча үлчәмнәре: 26*26*115 см.
№ 27. Хаҗи Шаһ-Сәлим Тәфкилевкә куелган таш
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) әл-мәрхүм әл-мәгъфүр
2) хаҗелхәрәмәен
3) Шаһ-Сәлим ибне
4) Шаһ-Гали Тәфкилев
5) вафат 79
6) яшендә.
Эпиграфик һәйкәлнең авторы югарыда билгеләп үтелгән "хаттат № 9" булгандыр дип фараз ителә.
Якынча үлчәмнәре: 10*38*160 см.
№ 28. Мулла Габделхак кызы Садыйкага куелган таш
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) мәрхүмә
2) Садыйка мулла
3) Габделхак кызы
4) Мамина
5) (Батталова)
6) 27 яшендә
7) ...
* Һиббәтулла ишанның оныгы.
Эпиграфик һәйкәлнең авторы - югарыда билгеләп үтелгән "хаттат № 10" булгандыр дип фараз итәргә кирәк.
Якынча үлчәмнәре: 10*34*110 см.
ТЕЛЕН БЕЛГӘН - ТАРИХЫН ДА БЕЛЕР
Дария Рамазанова
Оренбург яклары миңа балачактан таныш кебек тоела. Күршебез Кәшшаф бабай җилкәсенә кечкенә, ләкин бик авыр сандыгын куеп, Оренбург якларына тегүчелек белән кәсеп итәргә чыгып китә иде. Гомумән, безнең авылда өязгә йөрү челәр шактый иде: Шәриб абзыйлар, Фазылҗан абзыйлар, Ислам абыйлар (кайсы тегүче, кайсы итек басучы) 1960 елларга кадәр өязгә йөрделәр. Өяз сүзе уезд сүзенең халык телендәге варианты. Хәзерге Татарстанның Кама аръягының көнчыгыш өлеше, көньяк Башкортстан, Оренбург яклары - Уфа өязе (Уфимский уезд) дип атала иде, соңга таба Оренбург губернасы оеша. Башкортстан татарларының тарихын өйрәнгәндә, архив материалларындагы кайбер фактларны ачыклау өчен мин авылыбызның мөхтәрәм бабайларына мөрәҗәгать иткәнем булды. Мәсәлән, хәзерге Башкортстанның Баймак районы Юлук авылы кешеләре үзләренең бер үтенечләрендә (ХIХ йөз башы) безнең бабайларыбыз Арча даругасы Эзмә Пүкәле авылыннан килгәннәр дип күрсәтәләр. Мин авылыбызның исеме (Пүкәл) шулай икенче төрле аталып йөртелдеме икән дип баш ватканнан соң, әлеге өязгә йөрүче бабайларыбызга мөрәҗәгать иттем. Алар барысы да "безнең авыл документларда шулай аталып йөртелә иде, адресны Эзмә Пүкәле дип язмасак хат та бармый иде", дип аңлаттылар. Казан арты кәсепчеләребез шул рәвешле бөтен Урал буйларын, Оренбург далаларын иңләп-буйлап йөргәннәр, күрәсең. Идел буе һәм Оренбург далалары арасындагы бәйләнешләрнең ерак традицияләре хәзерге чоргача килеп җиткәннәр. Бу мәсьәләләр белән Көнбатыш Башкортстандагы татар сөйләшләрен, андагы татарларның тарихын өйрәнгәндә безгә архивларда (Мәскәү, Уфа, Пермь, Оренбург, Казан) шактый озак тикшеренүләр алып барырга туры килде (Рамазанова, 1984; 2001; 2002, 1996, 1998 һ.б.).
Халык күбәя, җирләр җитми башлагач Башкортстаннан көньякка таба күчеш башлана. Мәсәлән, Оса даругасы йомышлы татарлары (хәзерге байкыбаш сөйләше вәкилләре) Уфа өязе Ногай даругасы (хәзерге Кырмыскалы районы) җир ләренә күченәләр (РГАДА, ф. 248, тасв. 3, сакл. берәмл. 115, 647 б.), Казан, Ногай даругаларыннан хәзерге Стәрлетамак төбәгенә (РГАДА, ф. 452, тасв. 2, сакл. берәмл. 115, 62 б. һ.б.) күченәләр. Архивлардагы язма чыганаклар аларның Оренбург губернасы белән күрше төбәкләргә (хәзерге Стәрлебаш районы җирләренә) (Халикеево, Карагушево һ.б. авыллар) күчүләре турында сөйли. Гомумән, Уфа өязеннән көньякка таба күчеш XVII гасыр азагында, XVIII гасыр башларында бик актив булган (РГАДА, 248, 452, 172 һ.б. фондлар).
Оренбург губернасын үзләштерүчеләрнең зур өлеше Уфа өязеннән көньякка таба, Идел буеннан көнчыгышка таба иркенрәк җирләр эзләп килгән һәм урнашкан татарлар булган. Крайда формалашкан сөйләшләрнең камышлы һәм стәрлетамак, минзәлә сөйләшләре белән аеруча зур уртаклык күрсәтүенә шул вакытта нигез салынган булырга тиеш. Планлы күчереп утыртуларга хәтле әлеге җирләрдә азмы-күпме абориген төрки халыклар да яшәгән булса кирәк. Биредә тагын нугай компонентының ролен дә онытырга ярамый.
Рус хөкүмәте тарафыннан, Урта Азия белән бәйләнешләрне үстерү, Россиянең көньякта һәм көнчыгыштагы чикләрен ныгыту максатларын күздә тотып, Орь елгасы буена башта Орск, ә 1735 елдан Оренбург шәһәренә нигез салына. Алга таба әлеге шәһәрне Самара аша Россия башкаласы белән тоташтыру күздә тотыла һәм ул юлга "Яңа Мәскәү юлы" (Новомосковская дорога) дигән исем бирелә.
Оренбург каласына иң башта татар сәүдәгәрләре чакырыла. Сәгыйть Хаялинга һәм аның белән бергә Казан губернасыннан намуслы, сату-алу итә алырдай, моның өчен матди мөмкинлекләре дә булган 200 татар гаиләсе күчереп утыртыла. Шулай итеп Сәет бистәсенә нигез салына.
1745 елгы халык саны алу материалларыннан күренгәнчә, Сәет бистәсенә (ул икенче төрле Каргала дип тә атала) Казан өязе Арча даругасыннан Муслюм Кусюмов сотнясына керә торган Мәмәт пустыше (Маметева пустышь) авылыннан Сеит (Сәет) Хаялин (ул Аид Хаялин улы була) һәм аның белән бергә Малые Сабы, Бубый, Тенекеево, Бурначи, Ст. Сабы, Адаево, Атлашево авылларыннан, Свияга (Зөя) өязе Яңа Тархан, Җөри даругасы Усюли, Алат даругасы Кумбыбаш, Ногай даругасы Старый Адам авылларыннан да күчүчеләр була (РГАДА, ф. 350, тасв. 3, сакл. берәмл. 2619). Шулай итеп, Сәет бистәсенә беренче башлап утыручыларның иң күбесе Арча даругасыннан, тагын Җөри һәм Алат даругаларыннан (Бу хәзерге Саба, Мамадыш, Кукмара, Дөбъяз районнарыннан дигән сүз) да булалар.
1743-1744 елларда Оренбургны Россиянең үзәге Мәскәү белән Казан аша тоташтырырга булалар. Бу юл "Большая Московская дорога" ("Зур Мәскәү юлы") дип атала башлый, поч та тракты оештырыла һәм ул трактта 20-30 чакрым ара калдырып авыллар утыртыла, алар ям куучыларның бистәләре дип аталалар һәм бушлай ям чабарга (почта йөретергә) тиеш булалар, рекрутлык йөкләмәсеннән азат ителәләр.
XVIII гасырның 50 нче елларында Мәскәү трактында 4720 кеше исәпләнә, шуларның яртысы татарлар була, Идел буеннан башка халыклар да катнаша (Материалы по истории Башкирской АССР. Т. IV, ч. I, М., 1956, 390 б.). Аларны "чемоданные татары" дип йөртә торган булганнар. Яңа Мәскәү тракты тирәләрен үзләштерүдә үзирекле, үз теләкләре белән килгән крестьяннар да катнаша. Оренбург өлкәсе дәүләт архивында (ГАОО) 138, 98 һәм башка фондларда төрле почмаклардан бу якларга күчеп килеп урнашучылар турында күп кенә материаллар саклана.
Оренбург төбәген үзләштерүдә нократ сөйләше вәкилләре дә катнашкан. Архив документларыннан күренгәнчә XVII йөз урталарында аларның бабалары хәзерге Әгерҗе, Актаныш төбәкләрендәге Ырыс, Салагыш, Мөшөгә һ.б. авылларга нигез салалар (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 861, 23 б.). Экспедициядә йөргәндә әлеге авылларда аларның бабаларының карин татарлары булуы турындагы риваятьләр ишетергә туры килгән иде. Бу бәйләнешләр тел материаллары белән раслана. Соңга таба карин татарлары көньякка таба күчәләр. 1685 елгы документлардан күренгәнчә, Бөгелмә округы Утазы авылы кешеләре (Токтамышевлар), Бәләбәй округы Устюба авылыннан Дәүләтъяровлар (Сәгыйть Сараев һәм башкалар) үзләрен карин татарлары дип күрсәтәләр (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 642, 1, 2, 25, 74 б.; сакл. берәмл. 861, 1 б.), тагын да соңга таба аларның дәвамчылары Оренбург җирләрен үзләштерү кампаниясендә катнашулары билгеле һәм, Сәет бистәсендә халык артык күбәеп киткәч, алар Яшырган елгасы буйларына (Оренбург өлкәсенең төньяк чиге) күчереп утыртылалар. Гомумән, Оренбург җирләрен үзләштерүнең бай тарихы бар һәм бу тарихны өйрәнү дәвам ителергә тиеш.
Шулай итеп Оренбург өлкәсендә урнашып калган халыкларның этник составы Казан татарларыннан, типтәр ләрдән, мишәрләрдән торган, аларның чыгышы Казан һәм Уфа губерн аларының төрле районнарыннан булган.
Социаль катламнардан түбәндәгеләр билгеле: типтәрләр, ялгызаклар, ясаклы татарлар, "чемоданные татары", йомышлы татарлар, тарханнар, башкортлар, нугайбәкләр, мещаннар, казакълар.
Шулай итеп, чагыштырмача иркенрәк булган хәзерге Оренбург җирләрен үзләштерүдә төньяктан үзирекле рәвештә күчеп килгән халыкларның да роле зур була. Моңа Оренбург өлкәсендәге сөйләшләрне өйрәнүче галимә З.Р. Садыйкова да игътибар итә. Тагын шунысын ассызыклап күрсәтергә кирәк, Уфа өязеннән килүчеләр төрле сословиеләргә караганнар: тархан, башкорт, типтәр һәм башкалар. Галимнәрнең архив документларына нигезләнеп язган тикшеренүләрендә бу сословиеләрнең саф татарча сөйләшүләре, рухи һәм материаль мәдәниятләре белән Казан татарларыннан аерылмаулары исбатлана. Шуңа күрә, биредә бу сословиеләргә карата кыскача мәгълүматлар китереп китү кирәк.
Тарханнар ясактан азат ителгән йомышлы катламны тәшкил иткәннәр. Казан ханлыгы чорында аларга тарханлык турында грамота бирелә торган булган. Алар Уфа өязенә кергәч тә тарханлыкларын саклаганнар. Ләкин башкорт җирләрендә үзенең хакимлеген көннән-көн ныгыта барган патша Россиясе өстенлекле хокукларны бетерә бара һәм, нәтиҗәдә, XVIII гасырда тарханнарның өстенлекләре, гәрчә әле җир мәсьәләсендә берникадәр роль уйнаса да, юкка чыгарыла. Халык арасында да тархан дип атау очраклары күзәтелә.
Башкортлар. Казан ханлыгы җимерелгәч, хәзерге Башкортстан җирләрендә яшәүче җирле халык, нинди милләттән булуына карамастан, башкортлар яки башкортлар-вотчинниклар дип атала башлыйлар. Казан өязенең көнчыгыш өлешендәге җир биләүчеләр Уфа ясагына (ул Казан ясагына караганда җиңелрәк була) күчкәч шулай ук Башкирия халкы булып китәләр һәм аларга карата да башкорт дигән административ атама кулланыла башлый. Өстенлекле сословие булганга күрә, башка сословие вәкилләре дә башкорт сословиесенә күчәргә тырышканнар (бу турыда әдәбиятны кара: Рамазанова, 2002; Исхаков, 2002 һ.б.). Тархан атамасы кебек үк, башкорт сословиесе дә Оренбург өлкәсендә сирәк күзәтелә.
Типтәрләр Оренбург өлкәсендә шулай ук сирәк очрый. Күп кенә авылларда типтәр сүзен белмиләр дә. Бу социаль атама да, нигездә, Уфа өязеннән күчеп килүчеләр белән бәйле булса кирәк. Көньяк Урал далаларында күчеп йөргән башкортларның җирләренә утыручы крестьяннар припущенниклар дип аталулары мөмкин. Гомумән, бу җирләрдәге халыкларның тарихы җентекләп өйрәнелгән дип әйтеп булмый.
Типтәр дигән атама рәсми сословие мәгънәсендә XVIII йөз урталарында кулланыла башлый. Бу сүз фарсыча дәфтәр сүзенең халык телендә таралган варианты, аның тагын девтяр дигән варианты да архив документларында теркәлеп калган (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 1198, 3 б.). Бу атама тагын "тептярской ясак", "девтярской ясак", "окладной тептярской ясак" дип тә аталган мондый ясакны башкортлар, ясаклы татарлар түләгән.
Оренбург экспедициясе оештыру, яңа чикләрне сак лау линияләре төзү кебек әһәмиятле чаралар уздыру өчен, рус дәүл әтенә барлык ресурсларны да барлау, икътисади мөмкинлек ләрне исәпкә алу ихтыяҗы туа һәм хөкүмәт 1734 елның 31 мартында түбәндәге Указны чыгара: "всех припущенников края записывать и расправшивать, кто откуда и давно ль пришли и в подушный оклад положены ль...". Бу указ чыкканнан соң, типтәрләр аерым сословие буларак исәпкә алына башлыйлар һәм алар махсус ясак түләргә тиеш булалар.
Фәндә билгеле булганча, санап чыгылган сословиеләр ХIХ гасыр уртасыннан "башкиры из тептярей" дип атала башлыйлар.
Оренбург өлкәсендәге татар сөйләшләре
Сөйләшләрне өйрәнү тарихыннан. Татар диалектларын лингвистик география методы белән өйрәнү башлангач, Оренбург өлкәсен эченә алган квадратны яшь галимә З.Р. Садыйковага тапшыралар. Ул, күп санда экспедицияләр уздырып, бай материал туплауга ирешә.
Конкрет материалларны җентекләп анализлаганнан соң, З.Р. Садыйкова Оренбург өлкәсендә 3 сөйләш таралган икәнен ачыклый: каргалы, богрыслан (урта диалект) һәм шарлык (көнбатыш диалект), сөйләшләр эчендә урынчылыклар да аерып чыгара. Автор әлеге сөйләшләргә хас уникаль күренешләрне, оригиналь үзенчәлекләрне тасвирлап монография бастырып чыгара (1985) һәм аны кандидатлык диссертациясе итеп яклый (1986). Крайда таралган сөйләшләр татар халык сөйләшләренең 2 томлык атласында чагылыш таба.
Оренбург краендагы татар сөйләшләренең З.Р. Садыйкова тарафыннан язылган тасвирламасы "Татар халык сөйләшләре" дигән 2 томлык китапта да урын алды.
Соңгы елларда А.Я. Хөсәенова тарафыннан әлеге төбәктәге сөйләшләрнең лексик-семантик системасын анализлауга багышланган тикшеренү уздырылды һәм диссертация якланды (2015). Хезмәтнең ике зур яңалыгы бар иде.
Беренчедән, Оренбург краендагы сөйләшләрнең лексикасы система буларак тикшерелде һәм номинациянең үзенчәлекләре ягыннан сөйләшләрдәге оригиналь күренешләр ачылды. Ике диалектка караган сөйләшләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән күренешләр табылды, шушы төбәккә генә хас лексик берәмлекләр аерып чыгарылды.
Икенчедән, Оренбург краендагы сөйләшләр Идел буе татарларының чагыштырмача соңгырак (XVIII-ХIХ йөзләрдә) чорда күчеп килүләре нәтиҗәсендә формалашканнар, аларның элекке яшәү урыннарындагы ана сөйләшләр белән уртак үзенчәлекләре күзәтелә. Бу факторларны ачуда Институт тарафыннан төрле төбәкләргә комплекслы экспедицияләр оеш тыруның роле һәм әһәмияте зур булды.
Нәтиҗәдә, А.Я. Хөсәенова ана сөйләшләргә хас диалекталь лексиканың Оренбург краенда, ягъни яңа шартларда, төрле сөйләшләр белән үзара тыгыз контактта төрле характердагы үзгәрешләр кичерүен ачты. Мәсәлән: көнбатыш диалектка хас зәрә (таң) сүзе шарлык сөйләшендә тагын кен зәрәсе (көн яктысы) дигән синтаксик деривациягә дучар булган һәм яңа сүз ясалган. Баплы - уңган, булдыклы сүзе каргалы сөйләшендә баплану - иркәләнү мәгънәсен алган һ.б.
Автор һәр сөйләшнең үзенә генә хас булган лексемаларның да составын баета.
Биредә ана сөйләшкә хас диалектизмнар сакл анып килә: йорт - ишек алды, йабу - камыр ашлары пешерү, пикеш - чүлмәкнең бер төре, дәдәй - абзый, т'ут'ыш - түтәй һ.б. шарлык сөйләшендә, сәwәнәйле уйнау - өс киемен алыштырып танытмыйча йөрү, ушы - бу, тақыйа - түбәтәй һ.б. каргалы сөйләшендә, битйаулық - сөлге, бәллү - бишек һ.б. богрыслан сөйләшендә һ.б. Шулай итеп татар диалектологиясендә беренче мәртәбә күчеп утыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән сөйләшләргә махсус күзәтүләр уздырылды.
Бу юллар авторы үзе дә Оренбург өлкәсендә экспе дицияләрдә булып күзәтүләр уздырган иде (З.Р. Садыйкова белән 1964 елда, А.Я. Хөсәенова белән 2014 елда). Автор күрше сөйләшләрне (1978 елда Самара өлкәсендә 2 ай, 1968-1969 һәм 1971-1972 елларда Башкортстанның Бишбүләк, Бәләбәй, Стәрлебаш, Стәр ле тамак, Ишимбай, Күмертау, Мәләвез, Татарстанның Баулы районнарында 6,5 ай) экспедицияләр уздырып, җентекләп өйр әнгән иде.
Күрсәтелгән районнар Оренбург өлкәсе белән берлектә үзенчәлекле зур ареалны хасил итәләр, аларда урта һәм көнбатыш диалектларга карый торган авыллар аралашып утырганнар.
Сузыклар. Бәлки көнбатыш диалектның тәэсире белән дә бәйледер, сөйләшләрдә ачык а куллану активлык күрсәтә.
Билгеле булганча, а авазының татар сөйләшләрендә берничә варианты бар. Алар әле һаман да эксперименталь юл белән тикшерелмәгән хәлдә кала бирә. Мәсәлән, каргалы сөйләше вәкилләре арасында, нигездә Казан арты, Саба, Мамадыш төбәкләреннән чыккан татарлар күпчелекне алып торалар. Мамадыш төбәгендә а авазы, әдәби тел белән чагыштырганда, көчлерәк иренләштерелә. Оренбург краенда бу көчле иренләшү сакланмаган.