text
stringlengths
0
57.8k
Оренбург өлкәсендәге татар сөйләшләрен беренче булып Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тел белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зидә Рәшит кызы Садыйкова өйрәнде.
Зидә Садыйковага моңа кадәр беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән Оренбург татарлары сөйләше кандидатлык диссертациясе темасы итеп бирелә. Ул Оренбург өлкәсендәге 70 ләп авылны монографик планда да, "Диалектологик атлас" төзү өчен дә лингвистик география методы белән өйрәнеп чыга. Озак еллар экспедицияләрдә йөреп, авыл халкы белән аралашып бик күп материаллар туплый. 1985 елда аның "Говоры оренбургских татар" дигән фәнни китабы басылып чыга. Әлеге хезмәт җәмәгатьчелек кулына кереп, әйбәт бәяләмә алгач, 1986 елда шул ук темага (кушымталар: 50 картадан торган атлас, шәл бәйләү үрнәкләре һ.б.) кандидатлык диссертациясен яклый. Аны да аспирантура курсы үтмичә, төп эшеннән аерылмыйча яза. Зидә Садыйкованың тикшеренүләре нәтиҗәсендә бу зур территориядә татар теленең ике диалекты (урта һәм мишәр) сөйләшләре таралган булуы ачыклана.
Оренбург өлкәсендә таралган җирле сөйләш үзенчәлекләре башка төрки телләр белән мөнәсәбәттә өйрәнелә. Мәсәлән, башка диалектларда күзәтелмичә, бары тик Урал һәм Сакмар буйларында яшәүче Оренбург татарлары сөйләшләрендә генә кулланыла торган -акай (-әкәй) формалы сыйфат фигыльнең күп кенә угыз һәм кыпчак телләрендә дә кулланылуы ачыклана. Бу борынгы сыйфат фигыль формасы Себердә таралган төрки телләрдә дә күзәтелә. Аннан тыш -акай формалы сыйфат фигыль (киләкәй кеше - килә торган кеше, пешерәкәй әби - пешерә торган әби) төрек, гагауз (-ка), якут (-аай, -маай), кыргыз, алтай, хакас, шор, тува, тофалар, чулым-татар (-гай, -кай, -багай, баай), кырым татарлары, каракалпак, карачай-балкар, караим (-гай), казах (-кай) телләрендә актив кулланыла. Болар барысы да җирле сөйләшләрне башка төрки телләр белән бәйли торган фәнни ачышлар булып тора.
Зидә Садыйкова үзенең тикшеренүләрендә лексик үзен чәлекләрне тематик яктан, башка төрки телләр белән чагыштырып өйрәнүгә дә зур өлеш кертә. Аның тарафыннан, беренче ләр дән булып, Оренбург өлкәсе өчен характерлы булган кәҗә мамыгын эшкәртү, шәл бәйләү терминологиясе, бизәк атамалары һ.б. фәнни әйләнешкә кертелә.
Халык традицияләрен саклау һәм үстерү, культура казанышларының синтезын булдыру, халыкларның дуслыгын ныгыту хәзерге заманның приоритетлы бурычы итеп куела. Төрле халыклар арасында икътисади һәм сәяси килешүләр белән генә түгел, рухи байлыклар белән дә уртаклашып яшәү сорала.
Бүгенге көндә туган телебез саегып бара дип саналган чорда халыкта сакланган һәр лексик берәмлек язылып, күтәре леп, текстлар, иллюстратив материаллар белән бергә киләчәк буыннарга тапшырып калдырылырга хаклы. Тематик төркемнәрне өйрәнеп чыгу нәтиҗәсендә бик тә әһәмиятле борынгы катлам - сүзләр һәм сүзтезмәләр, лексик-семантик "оялар", терминнар кү тәрелә. Алар исә тарихи лексикология, тарихи этнография һәм тарихи фольклор өчен дә бик зур хәзинә. Кадерен белгән кешел әр, рәхмәт әйтеп, тиешле урында файдаланырлар дип уйлыйбыз.
Гаилә йолалары. Туй
Йаучы
- Элек йаучы булып бер ир кеше килә иде. Бер балағын өскә күтәргән, берсен төшергән. Йаучы икәнен шуннан беләләр инде. Ул бер көн генә килми әле, қат-қат килә. Тегеләр риза булғанчы килеп йөри. Җайлап сөйләшә.
Менә минем үземә бер атна йөрде йаучы.
"Мин бер зур йомыш белән килдем, қызығызны сорарға килдем", - ди (Мостафа).
Сөлге бирү
- Қыз йағында риза булсалар, сөлге бирәләр. Сөлгене иңенә салып, қайтып китә инде йаучы. Көтеп торалар қайтқанын ( Мостафа).
Башкода, башкодалый килү
Башкодалый киләләр йегетнең ата-анасы. Менә миңа килделәр. Әнийем атʹа: "Тизерәк мен пич башына".
Канʹана-канʹатага күренү йук кушылмича.
- Башкода килә. Йастык салалар. Түргә менеп утыра. Бер балагы күтәргән (Яңа Муса).
Киңәш
- Бер килгәндә генә бирмиләр ризалыкны. Агай-эне белән киңәш кирәк. Киңәшеп бирергә риза булалар (Яңа Муса).
Билге, билге бирү
- Кызның билгесен бирәләр. Билгегә пирчәткә, битсеберләр (сөлге), шарфлар бәйләгән, ак шәлләр, кулйаулык чиккән (Яңа Муса).
Билге күрсәтү
- Кийәү йортында билге күрсәтәләр (Яңа Муса).
Көн куйу
- Көн куйарга киңәшәләр. Касʹы көнне туй (Яңа Муса).
Кодалашып йөрү
- Йаучы килеп кызны килешкәч, кодалашу башлана. Кодалашып йөрү булды бездә. Сөлге алганнан соң кыз йагы да, йегет йагы да йақын туғаннарын чақырышып, қодалашып йөрүне сөйләшкәннәр. Биш пармы, ун пармы йөрешә. Қара-қаршы шулай чақырышалар. Бер көнне бер қодада, икенче көнне икенче қодада ашта буласың. Шулай иттереп бер йарты ай ашта йөрисең. Қодалашып йөргәндә йақшы атларга утырып урам әйләнгәннәр (Мостафа).
Қодаларға җырлау
Иртән торып тышка чыгам,
Йәшәрә суганнарым.
Йәшәргән суганнар кебек
Йәшәгез, туғаннарым.
Аллар булғанда ғына,
Гөлләр булғанда ғына,
Күтәрелә күңелләрем
Бергә булганда ғына (Мостафа).
Туй атлары
- Қыш көне бит туйлар. Чаналы атлар. Атлар бизәлгән. Битйаулықлар, қыңгыраулар элгән. "Җидешәр ат белән килгәннәр", - дип сөйләделәр (Мостафа).
Бирнә, бирнә тарату
Йаучы килеп қызны килешкәч, бирнә бирүне сөйләшәләр, бирнә тараталар.
Бирнә таwар: күлмәклек, шәл, шарыф, наски, бийәләй.
Менә қодағый йагында унсигез кеше була икән, мин унсигез кешегә бирәм таwар, күлмәклек таwар, шәл, шарыф, наски, бийәләй. Үзем бәйләгәнне бирәм (Мостафа).
Өшәнчек
- Өшәнчек белән килә йәш килен. Битҗаулығы, тастымалы, өйгә эләргә чаршаwы була.
Күпертеп чиккән намазлықлар булды.
Күпертеп чиккән мендәрләр булды (Тукай).
Қул өшәнчеге: - Йәш килен үз қулы белән өләшә, бийәләй, шарыф, қулйаулық, йанчық. "Қул өшәнчеге өләшә", - диләр (Т укай).
Элү
- Килен төшә. Бийеменә сөлге элә, таwар элә. Сөлге чикмәгән бездә (Сарманай).
Өйгә элү
- Өйгә эләргә алып бара төшкән йортына. Тәрәзәсенә челтәр, караwат өсләренә йабарга.
Түр йурганы алып бара.
Ап-ак кийезен дә алып бара.
Кәштәгә (киштәгә) күтәреп куйу:
- Өй эченә кәштә куйып, йастықларын, йурғаннарын кәштәгә күтәреп қуйа торғаннар ыйы (Мостафа).
- Таwар фәрдә, тәрәзә фәрдә: - Дүрт тәрәзәлек таwар фәрдә алып бара. Тәрәзә фәрдә элә, таwар фәрдә элә.
- Чыбылдык, мендәр кабы (мендәр тышы): - Чыбылдық элә сәке кырыйына. Мендәр қабы алып бара. Мендәр қабы икене алып бара. Чигүле түгел, теккән генә (Рәдүт).
Ызба бизәү
Ызба бизәү - килен әйберләре белән өй бизәү.
- Қызның әйберләрен китереп, таwар китереп ызба бизиләр.
Битйаулықлар (сөлгеләр), мендәр қаплары белән олы йаққа да, бәләкәй йаққа да чаршау эләләр (Рәдүт).
Кийәүлек, кийәүлек әзерләү
Кийәүлек - кияүгә бара торган кыз әзерләгән әйберләр: бирнә, өйгә элү, кием-салым һ.б.
- Кийәүлеккә дип әзерли кыз. Кийәүгә, кийәү йегетләренә, өйгә эләргә әзерли.
Өйгә кергәч тастымал бирә.
Наски, пирчәткә бирә кийәүгә, кийәү йегетләргә.
Пута: - Пута бәйлиләр кийәүгә. Утыз-қырық күздән, английский вязка белән бәйлиләр путаны. Кийәүгә бүләк. Кийәү биленә бәйли путаны (Рәдүт).
Билбугычлы күлмәк кийәүгә. Җылы ыштан, пирчәткә әзерли кыз. Кийәүгә күлмәк, йақалар қайулы (Мостафа).
Қызлар йаны
Қызлар йаны - туй алдыннан уздырыла торған мәҗлес.
- Қызлар йаны дип киләләр җыйылышып. Җырлыйлар, бийиләр, кереп чәйләр эчеп чыгалар.
Хәзер менә йегетләр дә килеп тула қызлар йанына (Каргалы).
Ишек баwы тоту, кийәү пәкесе
Кийәү йегете белән кийәү килә қыз өйенә. Шау-гөр килеп қапқаны биклиләр, ишек баwына басалар малайлар.
Кийәү туй көнне килә. Ишек баwы тотучылар була. Ишек төбендә торалар.
Кийәү ишек дөбердәтә. Аңа әйтәләр:
Сикереп төштем бақчаға
Бастым бақыр ақчага
Без апайны сатмыйбыз
Биш тин бақыр ақчага.
Ишек баwы - бер сум,
Безнең апай - мең сум,
Пәкең булса - кисеп кер,
Пәкең булмаса - көтеп тор,
Акчаң булса - түләп кер.
Шуннан кийәү пәке бирә малайларга. Ишек баwын пәке белән кисеп керә була инде, йәнәсе (Сарманай).
Кийәү пәкесен чәкчәкигә қадый
- Чәкчәки чығаралар. Өстенә әйбер йаққан. Аны бийи-бийи чыгаралар да ачалар.
Чәкчәки чыгаргач, кийәү пәке қадый чәкчәкигә. Ул пәкене қәйнешләр ала.
"Чәкчәки нық қаты, пәкесе үтми", - диләр.
Ничә пәке қадый кийәү. Зур бүләк булған шул кийәү пәкесе (Кабан).
- Кийәү пәкене чәкчәкигә қадый. Ничә малайы бар, әллә ничә пәке қадый (Мостафа).
Чәкчәкигә пәкеләр қадый кийәү. Ничә пәке қадый?
Ничә ир малайы бар, шуның хәтле пәке қадый (Чишмә).
Бүлмәгә бару
Бүлмәгә бару - кияү белән кызның икесе кавышкан көнендә хәл белергә бару.
- Бүлмәгә бару булды. Бер киленне билгелиләр. Ул боларны қарап, чәйләр эчертеп тора. Килен белән кийәү икесе генә утыралар.
Әшнәләрен чакыралар хәл белергә дип. Кем нәстә алып бара. Падарык бирәләр килен белән кийәүгә (Рәдүт).
Йәш килен тоқмачы, килен салмасы
- Йәш киленгә тоқмач җәйдертәләр дә аның тоқмачын берәү килеп йырта. Тоқмачын йыртсалар, йәш килен аны йаңадан басып җәйәргә тийеш була.